Сейчас 54 гостей онлайн
Яндекс.Метрика
Главная О нас пишут Фермер Мурат Сиразин туңдырма ясарга җыена

Фермер Мурат Сиразин туңдырма ясарга җыена

Источник: fermerlar.ru

sirazin-iceАвыл сөте, авыл каймагы, авыл эремчеге… Аларга тиңнәр юк?! Шушы рәткә авыл туңдырмасы да кушылса, ничек шәп булыр иде бит! Авыл туңдырмасы ашыйсы көннәр дә бик еракта түгел, чөнки Югары Ослан фермеры Мурат Сиразин авылда табигый продуктлардан туңдырма ясарга җыена.

Бу, чыннан да, мөмкин эшме икән соң? Авылда? Туңдырма ясау?! Бу турыда тизрәк Мурат Сиразинның үзеннән сорашырга булдык. «Безнең илдә туңдырманы табигый продуктлардан җитештерүче бер генә кешене дә белмим әле мин. Кибетләрдә туңдырмалар тулып ята анысы. Җаның ниндиен тели, шунысын алырга була. Әмма аларның барысының да составында химия, нәрсәләр генә кушмыйлар! Аның ничек «файдалы» икәнен барыбыз да белә. Туңдырманы иң күп ашаучылар исә балаларыбыз бит», – диде ул, ни өчен бу эшкә алынырга булуын сорагач. Аннан соң Мурат абыйга Италиядәге бер оешма туңдырма җитештерә торган махсус җиһазлар да тәкъдим иткән. Мурат Сиразин фермерлык эше белән инде күп еллар шөгыльләнә. Шуңа күрә туңдырма ясау өчен кирәк булган барлык продуктлар да кул астында гына. Бердән, сөт бирә торган бер көтү Швейцария кәҗәләре бар, икенчедән, төрле токымдагы кош-кортлары көн саен йомырка салып тора. Шулай ук бал табу да мәшәкатьле эш түгел, чөнки якын-тирәдә умартачылык белән шөгыльләнә торган хуҗалыклар әллә ничә.

 Туңдырма ясарга алынуның тагын бер сәбәбе исә: Мурат абый моның барысын да оныгы Дамир өчен эшли. Киләчәктә фермерлык эшен дәвам итәргә тиешле кешеләр дә оныклар бит. «Алга таба оныгым кәҗәләр көтеп, аларны Де Лаваль дип аталган швед аппаратында савып, Италия җиһазларында туңдырма ясап, аны үзе үк сатачак. Ә табышы аңа рәхәтләнеп яраткан хоббие – нумизматика белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк», – дип хыяллана фермер. Шул рәвешле Мурат Сиразинның планнары зурдан: сөтне табигый, балаларның сәламәтлеге өчен файдалы чын туңдырмага әйләндерү.

 Экологик яктан чиста бу ашамлык зур кызыксыну уятыр һәм аңа ихтыяҗ да күп булыр. Ә хәзергә авылда җитештереләчәк туңдырманы зур түземсезлек белән көтәбез…

shahrikazan.com